Логотип Идель
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау объектларын төзекләндерүгә - 7,5 миллиард сум

Киләсе ел дәвамында республикада 65 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм ремонтлау планлаштырыла.

2022 елда Татарстанда сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм төзекләндерүгә 7,5 млрд. сум юнәлдереләчәк. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Ел дәвамында республикада 65 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм ремонтлау планлаштырыла.

Аерым алганда, «сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм аңа кергән «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында Татарстанда 26 муниципаль районда 29 фельдшер-акушерлык пункты, ике поликлиника, ике табиб амбулаториясе һәм гомуми практика табибы үзәге барлыкка киләчәк.

Шулай ук Татарстанда ике республика программасы эшли - стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү һәм беренчел звеноны модернизацияләү.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев