-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
“Сәләт": кичә, бүген, иртәгә

“Сәләт” фонды узган җәйдә Биләр аланына 25 мәртәбә балаларны җыйган иде. Ягъни ул үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп уза.
Бу уңайдан ел дәвамында чаралар да үткәрелеп килде. Ниһаять, фонд хезмәткәрләре 25 еллык эшчәнлекләре турында киң җәмәгатьчелеккә дә сөйләде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “Сәләт кичә, бүген, иртәгә: 25 еллык эшкә нәтиҗә ясау һәм киләсе җәйгә планнар” дигән матбугат конференциясе журналистлардан тыш “Сәләт”нең дуслары да килгән иде. Каләм әһелләренең сорауларына “Сәләт” Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, “Сәләт” форумы арт-директоры Ислам Вәлиев, җәйге сменалар координаторы Игорь Смирнов, “Сәләт-Яр Чаллы” һәм “Сәләт-АкБүре” сменалары директоры Миләүшә Сираҗиева җавап бирде.
“Сәләт” – республикабыздагы иң масштаблы һәм популяр фондларның берсе. Фондның лагерьларына бер мәртәбә эләккән бала, андагы мохит белән тәмам сихерләнә дияргә мөмкин. Аны аннан тиз генә аерып алам димә. Юкка гына, заманында алтмыш кешедән башланган лагерь 25 ел эчендә шундый югары дәрәҗәгә җитмәгәндер инде. Шушы чор дәверендә ул елына 50дән артык проектны тормышка ашыра алырлык оешма булып ныгыды. Проектларның күбесе уку-укыту, семинарлар, мәктәпләр, белем бирү лабораторияләре булу куандыра. Болар балаларның сәләтен ачу, аң-белемен арттыруга корылган. Ел дәвамында узган әлеге чаралар шул рәвешле егет-кызларны – сәлкешләрне җәйге сменаларга да әзерли. Май аеннан алып сентябрьгә кадәр республика буенча оештырылган андый аланнарның саны 25тән арта. Биләр уку-укыту форумының алты сменасы гына эшли. Моннан тыш, районнарда узган җыеннарны да кушсаң, шактый түгәрәк сан килеп чыгыр иде. Яңа елдан соң җәйге лагерьларга гаризалар кабул итү компаниясе башланган инде. Тулырак магълүматны “Сәләт” фонды сайтыннан табарга була.
Әйе, “Сәләт” – зур хәрәкәт һәм бу бәхәссез. Быелгы алан һәм форумнарга да 18 мең бала килер дип көтелә. Барлыгы 22 профильле сменаның географиясе республикабыз белән генә чикләми, Самара өлкәсе, Чувашстанны да колачлый. Шулай ук, узган елгы кебек, чит илләрдән дә балалар килүе көтелә. Бер урынга ике кеше дәгъва иткән аланнар бар. Аланнарда балалар белән эшләү өчен 500дән артык әйдаман әзерләнә. Аларның туксан проценты – кичәге сәлкешләр, “Сәләт”тәге мохитне дә, тәртипне дә яхшы беләләр. Хәер, әйдаман булу өчен сәлкеш статусы мөһим түгел. Балалар белән эшләү теләге булган һәркем әлеге вазыйфага дәгъвә итә итә. Ә инде сайлап алуны узган очракта, махсус программа буенча укырга туры киләчәк. Әйдаманнарны сайлап алуның чираттагы туры апрель башында оештырылачак.
- 25 ел эчендә “Сәләт” аша 100 меңнән артык кеше узды, 100дән артык гаилә туды, – ди Айгөл Габдрахманова. – Хәзер инде сәлкешләрнең ул-кызлары өчен “Бәләкәч” дигән мәйданчык та булдырылды.
Әйе, балалар белән эшләү аерым җаваплылык таләп итә. Шуңа да әлеге мәйданчык тар даирәгә тәганләнгән, анда теләгән һәркем эләгә алмый, урын юк. Әмма киләчәктә аны җәелдерү уе да юк түгел. Әнә шулай, яңа хыяллар белән янып эшләгән, яшәгән фонд турында “Сәләт”тә татар мохитен җуеп бара, сәлкешләр татарча сөйләшми”, – дигән тәнкыйть сүзләре дә еш ишетелә. Матбугат очрашуында бу хакта сүз кузгалгач, Айгөл: “Балаларны сайлап алганда татарча белмисез, ә сөйләшергә теләгегез бар икән, килегез, дип чакырабыз. Без татарча сөйләшергә мөмкинлекләр тудырырбыз. Сәләт – мөмкинлекләр мохите, акыл, рух һәм тел берлеге. Сәләт тәрбия бирә, ләкин тәрбияләми. Чаралар, үзара аралашу татарча барса да, уку-укыту урысча. Чөнки иң зур кыйммәт – белем. Ә алдынгы технологияләр рус телендә”.
“Без сәлкеш вакытта ШТК 50/50 – русчалы, татарчалы уза иде, хәзер ул тулысынча татарча гына. Шуңа да “Сәләт”тә татар теле үсүгә бара”, – дип үз фикерен белдерде Ислам Вәлиев тә. Хәер, тырнак астыннан кер эзләсәң, пычрак чыкмый калмый. “Сәләт” кебек балаларны бөретеп алып, үзенә әсир итә торган, татар рухлы оешмалар булуына сөенергә генә кирәктер.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз