Логотип Идель
Яңалыклар

“Сәмрух” премиясе : җиңүчеләр кем?

“Сәмрух” тантанасы - “Сәләт”нең яңа елы булып санала, чөнки монда хәрәкәтнең нәтиҗәләре, ел йомгаклары ясала, шулай ук, башка елларга өстәп, яңалыклар, киләчәккә планнар корыла.

17 февраль көнне “Пирамида” мәдәни- күңел ачу комплексында VII “Сәмрух” Ел премиясен тапшыру тантанасы узды. “Сәмрух” премиясе ул - ел дәвамында “Сәләт” хәрәкәтендә үзләрен актив күрсәткән талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр һәм уңышлы инициатива авторларын бүләкләү бәйрәме.

“Сәмрух” тантанасы - “Сәләт”нең яңа елы булып санала, чөнки монда хәрәкәтнең нәтиҗәләре, ел йомгаклары ясала, шулай ук, башка елларга өстәп, яңалыклар, киләчәккә планнар корыла.   

Кичә сәләтлеләргә генә хас булган мохиттә үтте. Тантана Илсөяр Хисмәтованың stand up чыгышы, Илгиз Шәйхрәзиев һәм Зәринә Вильданованың җырлары, “Асылташ” сәләт мәктәбе укучыларның чыгышлары залдагы бер кешене дә битараф калдырмады. Ә Сәләтнең сөрәннәре залда утыручыларның активлыгын, дәртлелеген үстереп кенә торды.  

Сәләт ул - белемгә, фәнгә тартылган, акыл сәләтләрен төрле конкурсларда, олимпиаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохите. Сәләт дистәләгән еллап тулы буыннарны тәрбияли. Тимур Сөләйманов та: “Сәләт зурая, чөнки сәлкешләр үсә, чөнки без Сәләтне бергәләп үстерәбез. Сәләтнең үсешенә без һәрберебез үзебезнең көчебезне, өлешебезне кертәбез. Беренче тапкыр килгән бәләкәч тә, үз баласын безнең кулга тапшырган әти- әни дә, әйдаманнар да, башҗитәкләр дә, остазлар да Сәләтнең алга барышы өчен тырышабыз. Безнең көчебез дә шушы тырышлыгыбызның зур, актив булуында”,- дип искәртте.

Ниһаять номинация җиңүчеләре билгеле:

“Ел остазы”- Ким Сәлихов һәм Диләрә Шәкирова
“Сәләт стипендиясе”- Алина Лобанова һәм Алмаз Яруллин
 “Ел партнеры”- “Азон” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм аның директоры Рөстәм Фәрит улы Юнысов
“Ел әйдаманы”- Лилия Гатина
“Ел кулдашлары”- Илнара Фәхриева һәм Ринат Камаев
“Ел клубы”- “Сәләт- Осиново”
“Ел инициативасы”- “Яшь йөрәкләр” театр лабораториясе
“Форум башҗитәге”- Булат Чепеков
“Сәләт җырлый”- “Сәләт- Галәм” аланы
“Ел өлкән әйдаманы”- Айгөл Шакирова
“Ел директоры”-Айгөл Вәлиуллина
“Ел сәлкеше”- Алсу Вәлиева
“Ел аланы”- “Сәләт- Азнакай” аланы.

Премиянең быелгы яңалыгы булып “Ел проекты” номинациясе санала. Ул проектларга үз эшчәнлекләре белән таныштыру, нәтиҗәләре белән бүлешү өчен менә дигән мөмкинлек! Премия яңа дәрәҗәләргә күтәрелергә, проектны тагын да киңәйтергә үстерергә ярдәм итәчәк”,- ди “Сәмрух” Ел премиясе координаторы Алия Мирмиева. Ә быел “Ел проекты” номинациясе җиңүчесе булып “Sanak-lab” проекты лаек булды.

Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар, Сәләт партнерларыннан истәлекле бүләкләр һәм fund.selet.biz краундфатинг платформасында тупланган акчалата бүләк тапшырылды. 2021 елда 300 мең сум акча җыелган булса, быел бу сан 500 меңнән артып китте.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев