Логотип Идель
Яңалыклар

«Сөембикә» хатын-кызлар журналы 110 еллык юбилеен билгеләп үтте

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Сөембикә» хатын-кызлар журналының 110 еллык юбилеена багышланган кичә узды. Чарада III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары катнашты.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйрәм белән котлады. «110 ел – бик зур җаваплылык. Беренчедән, коллективка зур рәхмәт әйтәм. Бай мирасны саклап, заманча, халыкчан булып эшләү – зур казаныш. Миннән журналның тиражы турында сорыйлар. Эш тиражда гына түгел. Мин моны беләм. Язылу башлангач, әни: «Улым, «Сөембикә»гә язылырга онытмадыңмы», - дип шалтырата. Ул журналны бөтен урам белән чиратлашып укыйлар. Журналның проектлары да җәлеп итә, бик җылы кайтавазлар килә», - диде ул

Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзләрен җиткерде. «Сөембикә» зур дәрәҗәдә чыга торган басмаларның иң озын гомерлесе. Ул безнең гаиләдә дә – «әни журналы». Әнием 92 яшендә дә журналга тугры калды», – диде ул һәм редакция коллективына рәхмәт сүзләрен әйтте.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев сүзләренчә, «Сөембикә» – халыкның иң яраткан журналы. «Азат хатын» журналын әниләр көтеп ала иде. Журналда сыер савучы, табиб, укытучы, зыялы хатыннар – барысы да бар иде. «Сөембикә» бу традицияне саклап калган. Мин Спас, Балтач, Сарман, Буа районнарында китапханәләргә кергәч: «Кайсы журналны укыйлар?» – дип сорадым. «Сөембикә»не атыйлар», – ди депутат.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журналның татар халкы өчен мөһим роль башкаруын искәртте. «Күз алдына китерегез: 3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән. Ул бүгенге татар милләтен барлыкка китерүдә төп инструмент булгандыр. Мисал өчен, минем гаиләдә өч буын хатын-кыз: әбием, әнием, тормыш иптәшем тәрбияләнгән. Хатын-кыз татар халкында төп рольне уйный, аның кулында һәрвакыт шушы журнал булган. Журналның тотрыклы киләчәгенә зур өметләр баглыйбыз», – диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да журналның тәрбияви ролен ассызыклады. «Мин үземне белгәннән бирле, туган йортымда «Азат хатын», аннан «Сөембикә» журналы булды. Ел дәвамында без аларга ярдәм итеп торачакбыз», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 10 ел элек тә, журналның юбилеен Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае кысаларында узуын искә алды. «Сөембикә» журналының аудиториясе затлы, зәвыклы, белемле, абруйлы, дәрәҗәле. Милләт язмышын чагылдырган журналларыбыз булу белән без бәхетле», – диде җитәкче.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев