Логотип Идель
Яңалыклар

Соңгы атнада Татарстанда ковид белән авыручылар 30 процентка арткан

Вирусның циркуляцияләүче штаммы шактый йогышлы, әмма ковид 95 процент очракта кискен тын юллары вирус инфекциясе кебек уза һәм хастаханәгә ятарга кирәкми.

Татарстанда кабат коронавирус белән авыртучылар саны арткан.

«Башта бер атнада авыручылар 8 процентка, аннары 11 процентка арткан. Соңгы атнада ковид йоктыручылар 30 процентка арткан», - диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, вирусның циркуляцияләүче штаммы шактый йогышлы, әмма ковид 95 процент очракта кискен тын юллары вирус инфекциясе кебек уза һәм хастаханәгә ятарга кирәкми.

Шул ук вакытта республикада башка тын юллары авырулары белән чирләүчеләр саны арта.

Татарстанлылар еш кына риновирус, аденовирус һәм парагрипп йоктыра.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев