Логотип Идель
Яңалыклар

Соңгы тапкыр мондый салкын май 1971 елда булды

25 нче һәм 26 нчы майда Татарстан территориясендә урыны белән туфрак -1 градуска кадәр туңачак.

Быелгы яз җылы көннәре белән сирәк сөендерде. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, соңгы тапкыр май 1971 елда шундый салкын булган. Аның сүзләренә караганда, киләсе температура аномалиясе сентябрь аенда көтелә, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

25 нче һәм 26 нчы майда Татарстан территориясендә урыны белән туфрак -1 градуска кадәр туңачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 25 нче майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +16 градуска кадәр, төнлә +6 градуска кадәр булачак.

26 нчы майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез +15 градуска кадәр җылы булачак. Төнлә температура +5 градуска кадәр җитәчәк, урыны белән бераз яңгыр явачак.

27 нче һәм 28 нче майда яңгырлар көтелә, урыны белән яшен һәм көчле җил булачак. Төнлә +9 градуска кадәр, көндез +16-19 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев