Логотип Идель
Яңалыклар

«Сөйләм клубы»на языл

21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Татарстан Республикасы Милли музее татар теленең «Сөйләм клуб»ы эшчәнлеген башлап җибәрә.

Дәресләр ТР Милли музей филиалы - Татар китабы йортында башлана, киләчәктә башка филиалларда да узачак. Клуб модераторы - укытучы, тәрҗемәче, "Гыйлем" фәнни-агарту берләшмәсе катнашучысы Эльвира Зиннәтуллина.

- Әлеге клуб  “Өчпочмак”, “ Мин сине яратам”, "Казан – Татарстан Республикасы башкаласы”сының нәрсә икәнен белүчеләр, әмма “мәгълүмат”, “мәдәният” һәм “мәгърифәт"не бутаучылар өчен", - дип сөйли Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин. - Дәресләрдә Тукай премиясенә кандидатлар, театр премьералары, әдәби яңалыклар турында фикер алышачакбыз. Җитди темаларга сөйләшүләр алып барачакбыз, телне көнкүрештә генә куллану чикләреннән чыгачакбыз”, - диде ул.

Теркәлү 21 февральгә кадәр ачык.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев