Логотип Идель
Яңалыклар

СӨМБЕЛ КЫЯМОВА МӘСКӘҮДӘ УЗГАН ВОКАЛИСТЛАР КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ

Мәскәүдә Наталья Шпиллер исемендәге “Шедевры русской музыки” 2022 lX Халыкара конкурсында җырчы Сөмбел КЫЯМОВА беренче премия лауреаты исеменә лаек булды.

Мәскәүдә Наталья Шпиллер исемендәге “Шедевры русской музыки” 2022 lX Халыкара конкурсында җырчы Сөмбел КЫЯМОВА беренче премия лауреаты исеменә лаек булды.

Талантлы вокалистларны барлый, рус классикасын югары дәрәҗәдә башкаручыларны үзенә җыя торган  проект быел тугызынчы тапкыр оештырылды. Халыкара конкурсның жюри рәисе - Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе профессоры Михаил Агин.  
-    Наталья Шпиллер исемендәге “Шедевры русской музыки” халыкара конкурсы - җырчылар өчен иң катлаулы һәм җитди проект. Гомумән рус классикасын башкару авыр, аны теләсә кем җиренә җиткерә дә алмый. Конкурс рус телендә, шуңа күрә жюри һәр әйтелештәге хилафлыкларны тиз тотып ала. Конкурс җитди һәм катлаулы булуга да карамастан, быел  катнашучыларның саны артты. Шулай ук конкурсантларның әзерлек дәрәҗәсе куандыра. Матур әсәрләр, кызыклы, үзенчәлекле чыгышлар булды, - ди жюри рәисе. Мәскәүдә узган конкурсның жюри төркемендә Казаннан Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнгатуллина да эшләде.

“Шедевры русской музыки” 2022 конкурсында төрле илләрдән килгән 145 тән артык вокалист катнашты. Шулай ук, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары да үз көчен сынап карады. Сөмбел Кыямова педагог-вокалист төркемендә беренче премия лауреат исемен яулады. Шунысы да кызыклы; әлеге музыкаль проектның беренче елында(2014 елда) Cөмбел студент категориясендә беренче урын алган иде.


-    Безнең Казан консерваториясе бик талантлы вокалистлар әзерли. Бу конкурста катнашуым белән горурланам. Консерваториядәге остазларым безгә ныклы белем бирү белән бергә тормыш мәктәбе сабакларын да өйрәтә. Җырчыларга үзләрен һәрдаим формада тоту өчен нәкъ менә мондый проектларда үз көчеңне сынап торырга кирәк. Студент чагымда конкурсның студентлар категориясендә җиңгән идем. Хәзер инде педагог-вокалист буларак беренче урынга лаек, дип табылу - миңа зур шатлык. Шунысын да искәртәм, биредә минем укучыларым да катнашты, - ди Казан дәүләт консерваториясенең педагогы һәм җырчы Сөмбел Кыямова. 

Татар кызының мәртәбәле Халыкара конкурста җиңүенә без дә горурланабыз. Әлеге җиңү профессиональ музыканы үстерүдә, Татарстанны танытуда зур адым.Киләчәктә дә уңышларың дәвамлы булсын, Сөмбел!

Сөмбел Кыямова турында тулырак: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/sombel-kyyamova-tatar-muzykasyna-yaa-notalar-ker-tabigyy 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев