Логотип Идель
Яңалыклар

Соңгы биш ел эчендә Татарстанда ветераннар саны өч тапкыр кимегән

Бер ел эчендә аларның саны 3 661 кешегә, яки якынча 20% ка кимегән.

Бүген Татарстанда 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта брифинг барышында республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Узган елның маенда 17 938 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә иде.

Зарипова билгеләп үткәнчә, биш ел эчендә Татарстан Республикасында ветераннар саны өч тапкыр кимегән.

Сугыш ветераннары арасында 59 кеше — инвалидлар, 172 кеше — сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, 95 кеше — блокадалы Ленинград халкы, ди Эльмира Зарипова. Татарстанда шулай ук  тоткынлыкта булган балигъ түгел 102 кеше һәм 10 меңнән артык тыл хезмәтчәннәре яши.

2022 елның маенда 17 938 Бөек Ватан сугышы ветераны турында хәбәр ителгән иде. Шулай итеп, бер ел эчендә аларның саны 3 661 кешегә, яки якынча 20% ка кимегән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев