Логотип Идель
Яңалыклар

«Созвездие-Йолдызлык» талантлары Россия көнендә гранд-концерт бирәчәк

Ике сәгать ярымга якын дәвам итәчәк концертта фестивальнең 350дән артык җиңүчесе һәм лауреаты катнашачак. Казанлылар барлыгы 50ләп номер күрәчәк.

12 июнь 12.00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Кол Шәриф» мәчете каршындагы мәйданда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур концерты була. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

Традиция буенча, Россия көнендә Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» көче белән әзерләнгән гранд-концерт тамашачысы була ала. Ике сәгать ярымга якын дәвам итәчәк концертта фестивальнең 350дән артык җиңүчесе һәм лауреаты катнашачак. Казанлылар барлыгы 50ләп номер күрәчәк. Фестивальнең барлык номинацияләрендә җиңүчеләрнең чыгышлары тәкъдим ителәчәк – конферансье, вокал, хореография, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова сөйләвенчә, гранд-концертта фестиваль хәрәкәтен тәмамлаучылар – ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казан музыка көллияте студентлары да катнашачак. Шулай итеп, сәхнәгә Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Зәкиев, Владимир Шнитко, Әмир Әхмәдишин чыгачак. Тамашачылар алдында шулай ук фестивальнең Гран-при ияләре Игнат Изотов, Инсаф Ганибаев, Әдилә Зиннәтуллина, Миләүшә Ногманова чыгыш ясаячак.

«Концертның төп тематикасы-шәһәргә, республикага, илгә мәхәббәт. Безнең музыкаль бәйрәм-патриотик программа яшь буында Ватанга, гаиләгә мәхәббәт хисе тәрбияләүгә» төп кешелек кыйммәтләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән», - дип ассызыклады Наталья Смирнова.

«Созвездие-Йолдызлык» башкарма директоры сүзләренчә, бөтен Татарстаннан фестиваль хәрәкәтендә катнашучылар өчен булачак концерт – Казан Кремле территориясендә чыгыш ясау һәм яңадан иҗади аралашу атмосферасына чуму өчен уникаль мөмкинлек. «Безнең фестиваль хәрәкәте өчен Казан Кремлендә концерт инде яхшы традициягә әверелде. Без аңа җентекләп әзерләнәбез, Россия көне тематикасына туры килгән репертуар сайлыйбыз. Балалар өчен Кремльдә үз талантларын күрсәтү – зур горурлык», - дип ассызыклады Смирнова. 

 «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе патронажы астында уза. Фестиваль хәрәкәте Татарстанда да, аннан читтә дә киң танылу ала. 2001 елдан бирле ел саен үткәрелеп килгән фестиваль талантлы балалар һәм яшьләрне үстерүгә ярдәм итә. Проектта катнашучылар саны күптән инде 1 млн кешедән артып киткән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев