Логотип Идель
Яңалыклар

«Созвездие-Йолдызлык» 50 мең катнашучыны көтә

Зона этаплары республиканың ун шәһәрендә һәм авылларында узачак.

25 нче февральдә Татарстанда XXII «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары старт ала. Зона этаплары республиканың ун шәһәрендә һәм авылларында узачак. Казанда сайлап алу турлары 17-19 нчы мартта үтә.
Быел республика фестивалендә 50 меңнән артык кеше катнашачак. Конкурсантлар – 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге башкаручылар һәм коллективлар – үзләрен «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Иң яхшы җыр көе», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә тәкъдим итәчәкләр. Фестиваль өч яшь төркеме буенча уздырыла.

Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында, сайлап алу турлары, барлык санитар нормаларны үтәп, тамашачылардан башка узачак. Зона этапларының онлайн-трансляциясе оештырылачак, дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең матбугат хезмәте.

Вирус инфекцияләре таралуны булдырмау максатыннан һәр муниципаль берәмлекнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары номерлары катгый билгеләнгән график буенча тыңланылачак.

9-13 нче апрельдә зона этаплары финалистлары КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы һәм «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә узачак суперфиналда очрашачак. Биредә алар 22 нче апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак проектның гала-концертына чыгу мөмкинлеге өчен көрәшәчәкләр.

Фестивальдә җиңүчеләрнең исемнәре нәкъ менә биредә билгеле булачак. Быел ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең махсус призы булдырылды, аның кемгә тапшырылуы шулай ук гала-концертта билгеле булачак.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясе астында һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев