Логотип Идель
Яңалыклар

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале яңа сезон алдыннан традицион мастер-класслар сериясен башлап җибәрә

Ел саен үткәрелә торган “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале дирекциясе Яңа XXIII сезон башлануга әзерләнә.

Ел саен үткәрелә торган “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале дирекциясе Яңа XXIII сезон башлануга әзерләнә. Якын арада гариза бирү кампаниясе башлану турында игълан ителәчәк.

Аның алдыннан зур вакыйга – традицион мастер-класслар һәм проектның танылган жюри әгъзалары белән иҗади очрашулар булачак.

Яңа сезонның беренче иҗади очрашулары бу атнада уздырыла. Беренче мастер-класс 16 декабрьдә Түбән Кама Халык иҗаты йортында үтәчәк. Моннан тыш, иҗади очрашулар Менделеевск районының мәдәният йортында (17 декабрь), Кайбыч авылында (22 декабрь) һәм Апаста (23 декабрь) оештырылачак.

Мастер-класслар педагоглар һәм аларның тәрбияләнүчеләре өчен әзерләнә. Экспертлар дөрес иҗади юнәлеш һәм теге яки бу номерны яхшырту буенча киңәшләр бирәчәк.

Сәхнәнең танылган осталары һәм сәнгать эшлеклеләре талантлы татарстанлыларны эстрада сәнгате төрләре — вокал, хореография һәм конферанс үзенчәлекләре белән таныштырачак. Алар арасында – мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов; РФ атказанган, ТР халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова.

Исемлекне шулай ук җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Алина Ивах; Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты, “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов тулыландыра.

Жюри әгъзаларының планында – яңа сезон башланганчы Татарстанның мөмкин кадәр күбрәк районнарын колачлау.

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале кысаларында 2023 елда 10 зона этабы узачак. Аларның берсе беренче тапкыр Алексеевскта оештырыла. Шулай ук сайлап алу турлары Казанда, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Лениногорскта, Менделеевскта, Мамадышта, Олы Әтнәдә, Олы Кайбычта һәм Сарман районының Җәлил поселогында да үтәчәк.

 

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев