Логотип Идель
Яңалыклар

Спам-шалтыратулар – Цифрлы үсеш министрлыгы контролендә

Хезмәтне түләүсез ясарга тәкъдим итәләр.

РФ Цифрлы үсеш министрлыгы операторлар өчен автошалтыратуны тыярга мөмкинлек бирә торган механизм кертергә тәкъдим итте. Проект турында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Блоклау автошалтыратуга кагыла – аны элемтә операторы махсус софт ярдәмендә билгели ала. Инициатива турында фикер алышу да узган. Бу спам өчен генә түгел, мошенниклар өчен дә киртә булырга мөмкин, диелә хәбәрдә. Техник мөмкинлекләр рөхсәт итсә, операторлар шулай ук абонентларга нинди компания шалтыратканын да хәбәр итәчәк. Телефон экранында шалтыратучының номеры һәм исеме күрсәтеләчәк (мәсәлән, банк һәм аның исеме). Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәтне түләүсез ясарга тәкъдим итә.

Яңа механизм кертү ярдәмендә реклама шалтыратулары саны кимер дип көтелә. Абонент кем шалтыратканын һәм телефоннан җавап бирергәме-юкмы икәнен хәл итә алачак. Тулырак мәгълүмат Хөкүмәт Карары проектында.

Чыганак: ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев