Логотип Идель
Яңалыклар

СПОРТ БАШКАЛАСЫ ИСЕМЕН ЮГАЛТМАСКА!

Спортка тартылучыларның югары күрсәткече, нигездә, зур шәһәрдә яшәүчеләр хисабына ирешелә. Алга таба массачыл спортка зур шәһәр һәм район үзәкләрен генә түгел, бистә һәм авылларны да җәлеп итәргә ниятлиләр.

«Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Татарстанда спорт үсешен тәэмин итү өчен быел 410 миллион сумга якын акча җәлеп ителгән. Республикабыз яуланган спорт башкаласы исеменә тел-теш тидерергә тиеш түгел бит. Безнең төбәкккә таләпләр дә югарырак. Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр исәбен 2024 елга– 60,2 процентка, 2030 елга – 75 процентка җиткерү бурычы куелган. Гомумроссия күләмендә ирешелергә тиешле күрсәткечләр түбәнрәк - 2024 елга 55 процент, ә 2030 елга – 70 процент гражданнарны спортка тарту күздә тотыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде. 

Илкүләм проект максатларына ирешү өчен халыкның барлык категорияләре һәм төркемнәре өчен физик культура һәм спорт, массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла, шул исәптән халыкның спорт объектлары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрү һәм спорт резервын әзерләү гамәлләре күрелә.

-    Кукмарада быел сентябрьдә ачылган универсаль спорт залын, Казанда 130 нчы мәктәп территориясендә ачылган физкультура-сәламәтләндерү комплексын, ГТО мәйданчыгын һәм тагын берничә объектны төзү тәмамланды. Шулай ук федераль проект буенча республиканың ун спорт мәктәбенә инвентарь сатып алуда ярдәм күрсәтелде, - дип билгеләп үтте Алмаз Мингулов. 

Алга таба да бу юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк. Якындагы елларда яңа объектлар төзү дәвам иттереләчәк, спорт белән шөгыльләнү өчен ачык мәйданчыклар булдырылачак, инструкторлар һәм тренерлар әзерләнәчәк. Татарстан өчен өстенлекле 31 база спорт төре сайланган.

Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, Казанда бүгенге көндә гражданнарның 52 проценты cпорт белән шөгыльләнә. Спикерлар билгеләп үткәнчә, физик культурага тартылучыларның югары күрсәткече, нигездә, зур шәһәрдә яшәүчеләр хисабына ирешелә.  Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама халкы активлык күрсәтә, булган мөмкинлекләрдән бик теләп файдалана. Алга таба массачыл спортка зур шәһәр һәм район үзәкләрен генә түгел, бистә һәм авылларны да җәлеп итәргә ниятлиләр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев