Логотип Идель
Яңалыклар

Спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны арта бара

Татарстан халкының 57,8% даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Арча районы бу күрсәткеч буенча лидер булып тора.

Татарстан халкының 57,8% даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Арча районы бу күрсәткеч буенча лидер булып тора. Бу турыда узган ел йомгаклары буенча спорт министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Владимир Леонов сөйләде.

Леонов билгеләп үткәнчә, бу күрсәткеч биш елда 10% ка арткан. "Без көчле динамикада. Бүген бездә спорт белән шөгыльләнү проценты - 57,8. Бу ил буенча 6-7 нче нәтиҗә. Без перспективаны күрәбез — үзебез өчен 2023 елга бу күрсәткечне арттыру һәм планканы 60 проценттан уздыру бурычын куябыз»,- дип сөйләде Леонов. Татарстанның 2030 елга булган максаты — 75%.

Спортка җәлеп итү буенча иң яхшы төбәкләр — Арча, Алексеевск һәм Спас районнары. Анда күрсәткечләр 63% тан югары. Шул ук вакытта аутсайдерлар арасында Кама Тамагы (51,2%), Чирмешән (52,6%), Ютазы (53,4%) районнары аталган.

Шулай ук ТР Спорт министры Спорт корылмалары саны буенча мәгълүматлар белән уртаклашты. Татарстанда барлыгы 11 651 объект бар, шулардан 281 касә бассейн, 54 боз аренасы, 2 061 спорт залы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев