Логотип Идель
Яңалыклар

“Спутник Лайт” - 342 сум, «Спутник V» - 866 сум

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 900 меңнән артыграк кеше вакцинация узган.

Россиядә “Спутник Лайт” коронавирустан иң арзанлы вакцина булып тора. РИА “Новости” язганча, әлеге препарат белән прививка ясау 342 сумга төшә. Бу мәгълүмат Дәүләт күпләп сату бәяләре реестрында урын алган.

Ике компоненттан торган «Спутник V» һәм «КовиВак» дәүләткә 866шар сумга төшә. «ЭпиВакКорона» комлекты аз гына арзарнак – 842 сум тора.

Сүз уңаеннан, Россиядә яшәүчеләргә прививка бушлай ясатыла. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 900 меңнән артыграк кеше вакцинация узган.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев