Логотип Идель
Яңалыклар

Сөт ризыкларының бәясе кыйммәтләнәчәк

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт продукциясе ассортиментының бер өлешенә бәяләр артырга мөмкин дип белдерә

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт продукциясе ассортиментының бер өлешенә бәяләр артырга мөмкин дип белдерә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Министрлыкта җитештерүнең үзкыйммәте арту аркасында бәяләрне арттырырга планлаштыруларын әйтәләр. "Электр энергиясе, логистика, ветпрепаратлар, төргәкләү һәм үзкыйммәтен тәшкил итүче башка чыгымнар фонында аерым позицияләргә бәяләрне яңадан карау очраклары булырга мөмкин", - дип белдерделәр ведомствода.

Әмма Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре билгеләп үткәнчә, 2022 елда бәяләрнең кискен үсеше көтелми. Аларның сүзләренә караганда, узган ел, "җитештерүчеләр чыгымнарын сизелерлек арттыруга" карамастан, сөткә һәм сөт продукциясенә бәяләр динамикасы азык-төлек инфляциясе темпларыннан түбәнрәк калган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев