Логотип Идель
Яңалыклар

СТАРТАП ПРОЕКТЛАРГА - 300 МЕҢ СУМ

Конкурс шартлары буенча проектлар шәһәр хуҗалыгында, транспорт, икенчел чимал эшкәртү, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохитен төзекләндерү, мәгълүмати технологияләр кебек өлкәләрдә кулланылырга тиеш.

Казанда стартап-проектлар эшләүчеләр өчен конкурска гаризалар кабул итүнең икенче этабы башланды, ул 19-нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр үз чыгымнарын каплауга 300 мең сум күләмендә субсидия алачак.

Конкурс шартлары буенча проектлар шәһәр хуҗалыгында, транспорт, икенчел чимал эшкәртү, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохитен төзекләндерү, мәгълүмати технологияләр кебек өлкәләрдә кулланылырга тиеш.

Конкурста җиңүчеләр инновацион проектларны эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга, аерым алганда, җиһазлар һәм техника, программа белән тәэмин итү, чыгым материаллары, патентлаштыру һәм сертификацияләүгә чыгымнарны каплый алачак.

Конкурста катнашучыларга портфолио җыярга кирәк – проект турында презентация яки ролик әзерләргә, конкурс комиссиясе аның потенциалын һәм функционалын шәһәр икътисадының теләсә кайсы тармагында кулланганда бәяли алсын өчен тәҗрибә үрнәген тәкъдим итәргә кирәк.

Шулай ук продукция, хезмәт күрсәтүләр һәм сыйфат менеджменты системасын теркәү, сертификацияләү өлкәсендә субсидияләр алуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу процедураларны 2020 елның 1-нче гыйнварыннан 2021 елның 1-нче октябренә кадәрге чорда уздырган эшмәкәрләр, 26-нчы ноябрьгә кадәр гариза биреп, чыгымнарны 50 мең сумга кадәр каплый ала.

Эшмәкәрләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга мөмкин. Гаризалар түбәндәге адрес буенча шәхсән кабул ителә: Кремль урамы, 3/5, 544-нче номерлы кабинет (сертификацияләү буенча) һәм 528-нче номерлы кабинет (стартаплар буенча). Консультация алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)299-17-22 (сертификацияләү), +7(843)299-15-80 (стартапларга ярдәм).

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев