Логотип Идель
Яңалыклар

Әстерханда XIII Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә.

2023 елның 26-27 май көннәрендә Әстерханда XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Эшлекле сәфәр кысаларында Васил Шәйхразыев Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин кунакларны сәламләде.

– Әлеге чара безнең өчен бик мөһим. Без Сабан туен үткәрү белән бергә “Этноавыл” проектын да тормышка ашырачакбыз. Әлеге проект төрле мәйданчыкларда этночаралар үткәрүне күзалдында тота, – диде ул.
Васил Шәйхразиев үз чиратында милли бәйрәмнең югары дәрәҗәдә һәм барлык таләпләргә туры китереп уздырылачагын ассызыклады.

Оештыру комитетының киләсе утырышын 25 нче апрельдә уздыру планлаштырылды.

Чыганак: http://tatar-congress.org

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: конгресс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев