Логотип Идель
Яңалыклар

Сугыш еллары җырлары, солдат боткасы һәм кино күрсәтү: Иске Татар бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үтәчәкләр

9 нчы май көнне Иске Татар бистәсендә «Җиңү салюты» программасы узачак. Парад тәмамланганнан соң, Меңьеллык мәйданында бәйрәм марафоны эстафетасын «Иске шәһәр» префектурасы кабул итәчәк.

9 нчы май көнне Иске Татар бистәсендә «Җиңү салюты» программасы узачак. Парад тәмамланганнан соң, Меңьеллык мәйданында бәйрәм марафоны эстафетасын «Иске шәһәр» префектурасы кабул итәчәк.

Программа 12:00 сәгатьтә Зәйни Солтан урамындагы скверда «Әл-Мәрҗани» мәчете янында башланачак. Шәһәр халкы өчен кыр кухнясы, «Арлекино» коллективыннан бию номерлары һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча викторина әзерләгәннәр. Сугыш еллары җырлары белән бәйрәм кунаклары алдында Светлана Говорунова, Арман Андосов һәм «ЖИВаGO» төркеме солисты Артем Зайцев чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, чарада «Кино һәм музыка» проектын тәкъдим итәчәкләр: Татарстанның эстрада һәм театр артистлары – Алсу Әбелханова, Рөстәм Гайзуллин, Айгөл Бариева, Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова – үзебезнең ил кинематографының хитларын башкарачак.

Бәйрәм көне ахырында Казан халкына һәм кунакларына хәрби темага фильм күрсәтеләчәк, ул 18:30 сәгатьтә башлана.

Программаны «Иске шәһәр» префектурасы белән бергә «Тарихи мохит» МБУ, «Авторадио», «Татаркино» һәм «Мир» кинотеатры оештыра, дип хәбәр ителә префектураның Telegram-каналында.

Исегезгә төшерәбез, 9 нчы майда Казанда масштаблы бәйрәм чаралары узачак. Җиңү парады Меңьеллык мәйданында 10:00 сәгатьтә башланачак.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев