Логотип Идель
Яңалыклар

Сүзнең ертыгын ямый торган китап!

“Идел” журналының даими авторы филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәровның “Сүзнең ертыгын ямыйм дип” исемле китабы нәшир ителде.

Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, галим Ринат Сәфәровның “Идел” журналы битләрендә даими  остаханәсе эшләп килә. Биредә ул китап, матбугат битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында киткән хаталы сүзләр яки гыйбарәләргә кыскача коментарийлар биреп бара. Остаханә мәкаләләрендә мавыктыргыч тел белән  берничә язылышта йөргән сүзләрнең кайсы варианты дөресрәк, ни өчен кайбер фразеологизмнар яки гыйбарәләр урынлы кулланылмый кебек сорауларга җаваплар һәм дөрес кулланыш үрнәкләре күрсәтелә. 

Яңа китапта авторның соңгы елларда “Идел” журналында басылып килгән мәкаләләре урнаштырылган. “Барлык материалны тагын да киңрәк аудиториягә ирештерү теләге белән, әлеге китапны чыгарырга ниятләдем. Шуны да әйтеп үтәсем килә:

“Идел” журналында мәкаләләрем һаман да басылуын дәвам итә, шуңа күрә бу хезмәт, бәлки, серия булып нәшер ителә башлар, иншалла”, - ди Ринат Сәфәров үзе.

“Сүзнең ертыгын ямыйм дип” китабы журналистларга, редакторларга, укучыларга һәм укытучыларга файдалы ярдәмлек булачак.
Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән яңа китапның тиражы 1100 данә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев