Логотип Идель
Яңалыклар

Сынаулар башланды: "унберләр" йомгаклау иншасы язды

Бу процедурада барлыгы 15 меңнән артык Татарстан укучысы катнашкан.

7 нче декабрь көнне унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язды. Бу процедурада барлыгы 15 меңнән артык Татарстан укучысы катнашкан. Мөмкинлекләре чикләнгән, өйдә укучы, дәвалану узучы һәм махсус учреждениеләрдәге балалар инша урынына изложение сайлау хокукына ия.

Югары уку йортларында гуманитар юнәлешләрдә йомгаклау иншаларын индивидуаль казанышлар сыйфатында кабул итәргә һәм абитуриентларга баллар өстәргә мөмкин булачак. Инша язуда авыру яки башка сәбәпле катнашмаган яки "незачет" алган укучылар өчен ике өстәмә вакыт каралган. Болар – 1 февраль һәм 2023 елның 3 мае.

Инша яки изложение язу вакыты 3 сәгать 55 минут тәшкил итә. Йомгаклау иншалары "зачет" яки "незачет" системасы буенча бәяләнә. Эшләрне мәгариф оешмалары һәм/яки башкарма хакимият органнарының махсус комиссиясе тикшерәчәк.

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев