Логотип Идель
Яңалыклар

ТАБИБЛАР ҖИТМИ - ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ КИРЕ КАЙТЫРГА ҮГЕТЛИЛӘР

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2020 елда республикада 376 табиб-пенсионер эштән киткән, быелның 9 аенда тагын 316 белгеч лаеклы ялга чыккан. Шул ук вакытта практикага 50 табиб әйләнеп кайткан.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле пенсиягә чыгу сәбәпле 692 табиб эштән киткән, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгында. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2020 елда республикада 376 табиб-пенсионер эштән киткән, быелның 9 аенда тагын 316 белгеч лаеклы ялга чыккан. Шул ук вакытта практикага 50 табиб әйләнеп кайткан.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавируска бәйле рәвештә пенсиягә киткән табибларны вакцинацияләнергә һәм эшкә кайтырга чакырды. Министр үтенеченә ТР сәламәтлек саклау министрлыгында да кушылалар. "Пенсионерлар әйләнеп кайтса, без оператив рәвештә вакцинацияләргә һәм аларны сафка кайтарырга әзер", диләр

Россиядә коронавирус белән авыручылар арта бара - 18 октябрьдә чир йоктыручылар саны буенча яңа рекорд теркәлгән (34 325 кеше), ә 16 октябрьдә пандемия башыннан тәүлегенә беренче тапкыр 1 меңнән артык кеше үлгән. Сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш арта.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев