Логотип Идель
Яңалыклар

Табибларга - 90 миллион сум акча

Дәүләт ярдәме «Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү» дәүләт программасы кысаларында бүлеп бирелә. Россия Сәлаәмтлек саклау министрлыгына 2022 елның 20 гыйнварына кадәр бүлеп бирелгән акчаны куллануны контрольдә тоту йөкләнгән.

Россия Хөкүмәте авыл, шәһәр тибындагы бистә һәм кечкенә шәһәрләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләренә 90 миллионнан артык акча бирәчәк. Документны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган. Ул хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

«2021 елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына авыл торак пунктларына, эшчеләр бистәләренә яки шәһәр тибындагы бистә, яки 50 меңгә кадәр кеше яши торган шәһәрләргә эшкә кайткан медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр компенсацион түләүләр өчен Россия хөкүмәтенең резерв фондыннан 90 102,5 мең сум күләмендә акча бүлеп бирергә. Бу түләүләрне 91 медицина хезмәткәре алырга тиеш», диелгән хәбәрдә. Бу хакта РИА Новости яза.

Дәүләт ярдәме «Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү» дәүләт программасы кысаларында бүлеп бирелә. Россия Сәлаәмтлек саклау министрлыгына 2022 елның 20 гыйнварына кадәр бүлеп бирелгән акчаны куллануны контрольдә тоту йөкләнгән.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев