Логотип Идель
Яңалыклар

Тагын бер көн ял бирәләр?

Бу көн эшли торган кешеләргә диспансеризация узу өчен биреләчәк һәм хезмәткәрнең ул көнгә хезмәт хакы сакланачак.

Россиядә тагын бер өстәмә ял көне барлыкка килергә мөмкин.  Бу көн эшли торган кешеләргә диспансеризация узу өчен биреләчәк һәм хезмәткәрнең ул көнгә хезмәт хакы сакланачак. «Яңа кешеләр» партиясе Дәүләт Думасына шул хактагы закон проекты тәкъдим итәргә әзерләнә. 

Хәзер хезмәт хакын югалтмыйча сәламәтлеген тикшертү мөмкинлеге дәүләт вазыйфасын үтәүче яки яше 40тан узган кешеләрнеке генә бар. 18-39 яшьлекләр исә эшкә бармыйча диспансеризацияне өч елга бер мәртәбә генә узарга хаклы. Пенсия яшендәгеләргә мондый мөмкин ике елга бер тапкыр каралган. Депутатлар исә эшли торган һәркем, нинди яшьтә булуына карамастан, елга бер мәртәбә хезмәт хакы сакланган хәлдә сәламәтлекләрен тикшертә алырга тиеш дигән фикердә.

Ә инде ел саен диспансеризация узу, җитди һәм куркыныч сырхауларны вакытында ачыклап, тиешле чаралар күрергә, шул рәвешле кешенең сәламәтлеген, гомерен саклап калырга ярдәм итә. Депутатлар фикеренчә, бу шулай ук дәүләткә дә, хезмәт белән тәэмин итүчегә дә отышты. Сәламәт кешене “больничный”га еш җибәрәсе булмый. Закон проекты язгы сессиядә үк каралырга мөмкин. 

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев