“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесендә катнаш
“Таян Аллаһка” Бөтенроссия әдәби бәйгесе Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә оештырыла.
Билгеле булганча, 2010 елдан үткәрелә торган “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла. Бүгенге көндә бәйгене оештыручылар 30лап авторның иҗади эшләрен кабул итеп алды. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән килеп иреште, диелә әлеге хәбәрдә.
Бәйге өч этапта үтә: 1 этап – әсәрләрне кабул итү. Ул 2023 елның 1 февралендә башланды һәм 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 2 этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяләячәк (2023 елның августы). 3 этап - 2023 елның сентябрендә җиңүчеләр билгеле булачак. Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.
Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Бәйгегә профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми. Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер авторга бары бер генә номинациядә катнашу рөхсәт ителә.
Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев