Логотип Идель
Яңалыклар

ТАЛАНТКА ЧИКЛӘР ЮК!

Казанда 25-28 март көннәрендә “Особый взгляд” (“Үзенчәлекле караш”) фестиваль-форум уза.

Казанда 25-28 март көннәрендә “Особый взгляд” (“Үзенчәлекле караш”) фестиваль-форумы уза. Татарстан Милли китапханәсе мәйданчыгында бүген иртәдән үзенчәлекле артистлар өчен мастер-класслар эшли башлады. Биредә шулай ук, спектакльләр дә тәкъдим ителә.

"Үзенчәлекле караш. Төбәкләр” өч программаны үз эченә ала: театр, белем бирү һәм дисциплинара. Фестиваль программасына Идел буе федераль округы шәһәрләрендә төзелгән спектакль һәм дисциплинара проект керде. Шулай ук фестивальдә социомәдәни инклюзия белгечләре өчен белем бирү программасы да уза.

“Минем уйлавымча әлеге проект безнең сәнгать өчен яңалык, - ди режиссер Туфан Имаметдинов. - Без мондый үзенчәлекле кешеләр белән сирәк күрешәбез. Мәдәният мәҗлесләрендә алар сирәк күренә. Ә менә алар сәхнәгә чыккач күрәбез, ишетәбез. Физик мөмкинлекләре чикле артистлар безгә яңа дөньяны ачарга мөмкинлек бирә. Режиссер буларак үземә дә яңа тәҗрибә. Тамашачы өчен дә үзгә мохит”.

Исегезгә төшереп узабыз, 2019 елдан Алишер Усмановның "Сәнгать, фән һәм спорт" хәйрия фонды “Үзенчәлекле караш” программасы уңаеннан күрү сәләте начар кешеләр өчен абилитация чаралары үткәрү белән шөгыльләнә.

 «Үзенчәлекле караш. Төбәкләр» форум-фестивален оештыручылар - «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды, «Инклюзион» иҗади проектларны гамәлгә ашыру үзәге, «Живой город» фонды һәм «Со-единение» сукырларга ярдәм фонды.

«Үзенчәлекле караш. Төбәкләр» форумының максаты - динамик инклюзив җәмгыятьне формалаштыручы көч буларак региональ һөнәри җәмәгатьчелекне һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерү. Форум-фестиваль төбәкләрдәге социаль театрның ничек үсүен һәм катлаулы  тормыш хәлендә калган кешеләр һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында оештырылган спектакльләрнең нинди сәнгать дәрәҗәсенә ирешә алуын күрсәтәчәк.

Журналистлар белән очрашу вакытында форум-фестивальнең бүгенге көндә актуальлегенә басым ясалды. Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова белдергәнчә, республикада үзенчәлекле яшьләр шөгыльләнә торган биштән артык студия бар. Алар үз иҗатын күрсәтеп торалар, моның өчен мәйданчыклар бар. Шулай да бу юнәлештә башкарасы гамәлләр шактый.

Физик мөмкинлекләре чикле артистлар белән эшләү өчен кадрларның булуы да шарт. Аерым белгечләр, шул өлкәгә нисбәтле мәдәниятне дә халыкка тиешенчә җиткерү мәслихәт. Татарстан Мәдәният министрлыгы әлеге юнәлештә дә шактый уңышлы эшли.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев