Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

ТАҖЛЫ ВИРУСНЫ 10 СЕКУНД ЭЧЕНДӘ АЧЫКЛЫЙЛАР

Төркиянең Билькент университеты галимнәре кешенең коронавирус инфекциясе йоктырганмы-юкмы икәнлеген 10 секунд эчендә ачыклый ала торган җайланма уйлап тапкан.

Төркиянең Билькент университеты галимнәре кешенең коронавирус инфекциясе йоктырганмы-юкмы икәнлеген 10 секунд эчендә ачыклый ала торган җайланма уйлап тапкан. 

Әлеге җайланма Diagnovir дип атала, диагностика өчен авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның үрнәге генә кирәк.
Diagnovir җайланмасының эш принцибы үрнәкләрне репликацияләүгә түгел, ә оптик үзлекләргә нигезләнә. Моның өчен авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның үрнәге алына һәм ул махсус эретмә белән катнаштырыла.

Реклама

«Процесс биосенсорлар өчен махсус эшләнгән уяткычларны ачыклау микросхемасы аша башкарыла», - ди галимнәр.
Алар әйтүенчә, клиникага кадәрге тикшеренүләр вакытында приборның нәтиҗәлелеге 99 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев