Логотип Идель
Яңалыклар

«ТАНТАНА» ПРЕМИЯСЕ ЧАЛЛЫ СӘХНӘСЕНДӘ ТАПШЫРЫЛАЧАК

Быел «Тантана» республика театр премиясе Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән тапшырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Быел «Тантана» республика театр премиясе Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән тапшырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, премия Халыкара театр көнендә тантаналы шартларда — 27 мартта бирелә.

«Бу карар гадел дип уйлыйм. Бөтен зур чараларның Казанда гына булуы дөрес түгел. Төрле мәдәни чараларны төрле шәһәрләрдә үткәрү бик әһәмиятле», — диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин премия уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә.

Дамир Натфуллин искәртеп үткәнчә, кайбер премияләрне ике елга бер тапшырыла. «Ә „Тантана“ ел саен үтә, чөнки бу премиягә гаризалар һәрчак тулы була. Югары дәрәҗәдәге эшләр тәкъдим ителә», — диде ул.

«Тантана» республика премиясе Халыкара театр көнендә — 27 мартта тантаналы шартларда тапшырыла.

Премиянең күләме — 100 мең сум. 

«Тантана» республика театр премиясе — театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган һөнәри премия. Еллык театр премиясе республиканың опера һәм балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

2011 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды.


                                                                                                                                                                           Чыганак: “Татар-информ”

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев