Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Танылган көрәшче вафат

    Көрәш җәмәгатьчелеге үзенең танылган батырын югалтты. Кичә Миннулла Ибәтуллин бакыйлыкка күчте. 

    "90нчы елларның танылган көрәшчесе, берничә тапкыр Лаеш Сабан туе батыры Миннулла Ибәтуллин 58 яшендә арабыздан китеп барды. Соңгы юлга озату Лаеш районы Кече Елга авылында була", дигән хәбәр килеп иреште кичә кич белән.

    Миннулла абый моннан декабрьнең соңгы көннәрендә "Идел" журналы хәбәрчесенә Вконтактедан язып, "Радик энем, "Манзара"га билетларны кайдан алып була, батырларны барып карыйсым килә" дип язган иде. Әлбәттә, ул чакта без аңа билетлар белән ярдәм иттек. Кызганыч, начар авыру аның гомерен озайтырга мөмкинлек бирмәде.

    Реклама

    Миннулла абый зур, тимер бәдәнле, нык гәүдәле көрәшче иде. Соңгы елларда Идел буе районы Сабан туенда хөкемдарлык итте. Татарча көрәш буенча Казанда узучы бер генә ярышны да калдырмады. Әле дә күз алдында: ул тамашачылар арасында иң уртада иптәшләре, дуслары белән һәр ярышны карап барды. Алай гына да түгел, аның тавышы да һәрчак ишетелеп торды. Матур алымнарга кычкырып үзенең соклануын белдерде, көрәшмичә, эленке-салынкы йөргән көрәшчеләргә яки хөкемдарларның дөрес булмаган карарларына ризасызлыгын белдерде...

    Бәхил бул, Миннулла абый. Урының җәннәттә булсын!

    Бу минутларда Лаеш районы Кече Елга авылында батыр белән хушлашалар. Анда көрәштәш дуслары да шактый кайткан, дип хәбәр итә безгә Вил Усманов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!