Логотип Идель
Яңалыклар

«Тарих эзләреннән»: җиңүчеләр кемнәр?

Жюри тарафыннан бәйгедә 27 лауреат сайланып алынды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, һәр катнашучыга электрон сертификат җибәреләчәк.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге тугызынчы тапкыр Бөтенрәсәй «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесен уздырды. Бу елны конкурс Идел буе Болгары дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Бәйгенең максаты – үсеп килүче буында иҗат аша татар халкы тарихына кызыксыну уяту, милли үзаң тәрбияләү. 

Бәйгегә барлыгы 482 рәсем килде. Татарстан Республикасының 33 районыннан һәм Россия Федерациясенең 16 регионыннан балалар катнашты. Эшләрне рәссамнардан һәм тарихчылардан торган мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде: Шиабиев Альберт Хазинур улы - ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, Россия Рәссамнар берлегенең «Духовность. Традиции. Мастерство» Алтын медаль иясе; Минһаҗев Мөдәррис Мөхетдин улы – ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Халык рәссамы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, ТР Рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты; Скоморохов Сергей Геннадий улы – РФнең атказанган рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык рәссамы, ТРның Дәүләт премиясе лауреаты. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты; Хуҗин Фаяз Шәрип улы – тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы; Бакиров Илнур Мансур улы - ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Негматов Салават Изад улы - ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Жюри тарафыннан бәйгедә 27 лауреат сайланып алынды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, һәр катнашучыга электрон сертификат җибәреләчәк.

28 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Г.Тукай, 74 адресы буенча урнашкан Габдулла Тукай әдәби музеенда бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтә.

Чыганак: "Идел" яшьләр үзәге матбугат үзәге
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев