ТАРИХИ ШӘҺӘРЛӘРДӘ ТУРИСТИК ИНФРАСТРУКТУРА БУЛДЫРУГА СУБСИДИЯЛӘР БИРЕЛӘЧӘК
2025 елга федераль чаралар ярдәмендә туристларны җәлеп итә торган бердәм мәдәни-тарихи киңлекне Россиянең 52 шәһәрендә булдыру ниятләнә.
Россия төбәкләренә тарихи шәһәрләрдә туристлык инфраструктурасы булдыруга субсидияләр биреләчәк. Дәүләт ярдәменең мондый чарасы "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында 2022 елдан гамәлдә булачак. Субсидияләр бирү кагыйдәләрен РФ премьер-министры Михаил Мишустин раслады, дип хәбәр итә ил хөкүмәте матбугат хезмәте.
Субсидия алуга дәгъва итүчеләр шәһәр үзәгенең «туристик код» проектын әзерләргә тиеш. Ягъни истәлекле урыннар, җәяүлеләр зоналары, ярминкәләр, фотозоналар һәм күзәтү мәйданчыклары, инвалидлыгы булган кешеләр өчен заманча навигация системасы һәм инфраструктура булган бердәм киңлек проектын булдыру къздщ тотыла.
Яңа ярдәм чарасын халык саны 5 меңнән 2 млн кешегә кадәр булган шәһәрләр алырга мөмкин. Шул ук вакытта проект үзе 100 гектарга кадәр мәйданны колачларга тиеш. Һәр проектка субсидиянең уртача күләме якынча 250 млн сум тәшкил итәчәк. Конкурста җиңүчеләрне Ростуризм билгеләячәк.
2025 елга федераль чаралар ярдәмендә туристларны җәлеп итә торган бердәм мәдәни-тарихи киңлекне Россиянең 52 шәһәрендә булдыру ниятләнә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев