Логотип Идель
Яңалыклар

«Тарлан» Уралга юл ала

Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре старт ала. Оештыручылар  – Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе.

17 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре старт ала. Оештыручылар  – Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе.

Тәүге тапкыр татар киносы Свердловск өлкәсендә 2019 елда күрсәтелгән. Татарстан Республикасы киносы көннәре татар мәдәнияте, милли мохит белән якынрак танышырга мөмкинлек бирә.

«Чынбарлыкны чагылдыра торган фильмнар безне яшәү мәгънәсе турында гына түгел, ә тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау проблемалары турында да уйланырга мәҗбүр итә. Кино сәнгате олысын да, кечесен дә тәрбияли. Шунысы сөендерә, фильмнар субтитрлар белән бара, тәрҗемә төгәл һәм аңлаешлы ясалган. Бездә бит яшьләрнең күбесе туган телен белми», - дип уртаклашты Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиле урынбасары, «Урал татарлары» конгрессы идарәсе рәисе урынбасары, «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина.
 Алдагы елларда Урал тамашачылары «Әпипә» музыкаль комедиясен, «Исәнмесез» мелодрамасын, «Сөмбел» һәм «Байгал» драмаларын күрсәләр, быел Екатеринбургның «Дом кино» кинотеатрында «Тарлан» фильмы күрсәтеләчәк.  Тамашалар Югары Пышма, Буланаш бистәләрендә һәм Аракай авылында үтәр дип планлаштырыла. 

Урал тамашачылары белән режиссер Юлия Захарова очрашачак.
Фильм татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев