Логотип Идель
Яңалыклар

«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесе: тиздән финал!

«ТНВ» телеканалында трансляцияләнгән «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең II сезоны ахырына якынлаша. 11 июньдә 11: 30 сәгатьтә ТНВ телеканалында конкурсның ярымфиналы узды, ә 18 июньдә 11:30 сәгатьтә финалы күрсәтеләчәк.

13 атна дәвамында тарих белгечләре һәм тарих сөючеләр конкурста катнашучыларны күзәткән. Быел конкурсның ярымфиналына чыгучылар арасында Казан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Сарман, Байлар Сабасы, шулай ук Татарстанның Актаныш, Кайбыч һәм Балтач районнары укучылары бар. Финал этабында (көндезге турда) җиңүчеләр һәм призерлар институтның «Тарих» юнәлешенең «Төрки халыклар тарихы» профиленә бушлай керү хокукына ия.

Конкурсның онлайн турында катнашуга Татарстанның, Башкортостанның, Якутиянең һәм Донецк халык республикасының 15 районыннан 300 гә якын укучы гариза биргән. Телевизион турга 40 катнашучы чакырылган. Шуларның уникесе - татар халкы һәм Татарстан Республикасы тарихы буенча республика олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар. Тарих, хокук, җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиадаларының төрле этапларында катнашучылар да бар. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы укытучылары тарафыннан төзелгән телевикторина сорауларына җавап бирү өчен балаларга җитди әзерләнергә туры килгән.

Биремнәр борынгы тарихтан алып Петр I һәм Екатерина II идарә иткән вакытка кадәрге чорны үз эченә ала. Чирек финалда укучыларга Каюм Насыйри иҗатын белү, ә ярымфиналда татар әдәбияты классикларын уку, халык костюмы һәм рәсем сәнгате белән танышу таләп ителде.

Мондый күпкырлы сораулар очраклы түгел. Проектның төп бурычы - Россия, Татарстан тарихын, төрки халыклар тарихын һәм мәдәниятен популярлаштыру, уку кулҗтурасын алга сөрү, тарихи-мәдәни китапханә мирасына кызыксынуны арттыру.

Конкурс финалында жюрида: ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский, Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов,Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков.

Проектта катнашучыларга теләктәшлек итү өчен беренче сезон җиңүчесе Илнур Әмирханов та килде:

"Конкурс үсеш ала һәм үз чикләрен киңәйтә. Катнашучылар иҗади фикер йөртә, үз фикерләрен яхшы формалаштыра һәм тарихны яхшы белүләрен күрсәтә. Узган ел финалда без артефактлар һәм тарихи чыганаклар белән эшләдек, бу сезонда сораулар тарихка гына түгел, мәдәнияткә дә кагыла".

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев