Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Ташкабактан уылдык (иң җиңел рецепт)

    Таш кабак бүләк итте әле күршеләр. Аннан кодагый ике зур ташкабак алып килде. Авылдан да кайтты ташкабак. Кая куясы инде дип аптырагач интернеттан рецептлар карага булдым. Әлләни күп тә ашап булмый бит аны. Рагу, коймак, итле ташкабак пешердек. Берсен генә ашап бетердек. Нигә шундый зур үсә икән ул? 

    Аннан студент чакта бик яратып ашаган ташкабак уылдыгы искә төште. Аны ясап карадык. Иң яхшысы шул булып чыкты. Кодагыйга, күршегә дә җитәрлек булды.


    Рецепт өчен кирәк:
    Ташкабак – 3 кг,
    Кишер – 1 кг,
    Суган – 1 кг,
    Томат пастасы– 3 аш кашыгы,
    Аш серкәсе (9%) – 1 аш кашыгы,
    Тоз – тәменчә,
    Үсемлек мае.
    Ташкабакларны юып, кабыгын чистартырга.Ваклап турарга һәм көнбагыш маенда кыздырырга. Калган ингредиентларны да шулай әзерлибез. Шуннан барысын бергә блендерга яки кухня комбайнына салып бутыйбыз. Тоз кушабыз.

    Әзер массаны кәстрүлгә салып, кечкенә утка куябыз.15-20 минуттан соң томат пастасы, аш серкәсе кушып, тагын 20 минут томалап пешерәбез.
    Массаны даими рәвештә бутап торырга кирәк, югыйсә, ул төбенә утыра.
    Масса куерып китүгә аны стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкач белән ябып куябыз.
    Уылдык суынганчы банкаларны капкачына бастырып тоту һәм яхшылап төреп куйсагыз яхшы.

    Реклама

    фото: svoimirykami.club

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!