ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды
Казанда ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. 5 метр биеклектәге һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверына (Назарбаев һәм Павлюхин урамнары киселешендә) куелды
Казанда ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. 5 метр биеклектәге һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверына (Назарбаев һәм Павлюхин урамнары киселешендә) куелды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Олег Беркович, ТР Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов, Россия Федерациясенең атказанган архитекторы Герман Бакулин, Россия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Ковальчук һәм башкалар катнашты.
Һәйкәлнең авторы – Россия Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, Россия Федерациясе халык рәссамы Андрей Ковальчук. Һәйкәлне урнаштыру проекты Россия Федерациясенең атказанган архитекторы Герман Бакулин тарафыннан эшләнгән, һәйкәлне кую инициаторы – ТР Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов.
Биредә шулай ук якындагы территорияне төзекләндерү буенча зур эш башкарылган: брусчатка, фонарьлар, эскәмияләр алыштырылган, газон һәм чәчәк түтәлләре утыртылган.
Рөстәм Миңнеханов һәйкәлне төзүдә хезмәт куйганнарга рәхмәт белдерде. Ул Ваһапов фонды коллективына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Без Түбән Новгород делегациясенә – җырчының ватанына – Ваһапов иҗатына игътибар күрсәткәне өчен рәхмәтле. Һәйкәл өчен урын очраклы гына сайланмады – җырчы үз эшчәнлеген филармониядә башлап җибәргән. Бөек Ватан сугышы елларында Рәшит Ваһапов концертларга, гастрольләргә йөреп, хәрби рухны күтәргән. Ваһапов татар мәдәнияте тарихына үзенчәлекле башкаручы буларак кереп калды. Аның иҗаты тулысынча халыкка хезмәт итүгә багышланган».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Рәшит Ваһапов – милли концерт сәнгатенә нигез салучы, ә иң мөһиме – татар халкының яраткан җырчысы.
Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Олег Беркович, үз чиратында, тантанада катнашу аның өчен зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте. «Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте исеменнән һәм губернатордан күп милләтле мәдәнияткә керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Рәшит Ваһапов безнең өчен дә әһәмияткә ия герой, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан бердәмлеге символларының берсе булып тора. Бу географик күршелек генә түгел, ә тарих, тирән тарихи бәйләнеш», – диде ул. Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары татарстанлыларны Республика көне белән котлады һәм республикага чәчәк атуын теләде.
Соңыннан тантанада катнашучылар җырчы Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Филармония скверында һәйкәл ачылганнан соң Ваһапов фестивале лауреатлары концерты була, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев