Логотип Идель
Яңалыклар

Tat Cult Lab/Music 2021: музыкаль лаборатория сезне көтә!

Беренче тапкыр Tat Cult Lab/Музыка 2018 нче елда үткәрелде һәм «Соль» клубындагы концерт белән тәмамланды. 2019 нчы елда музыкантлар Камал театрының зур сәхнәсендә яңа җырлар башкардылар.

Tat Cult Lab/Music 2021 музыкаль лабораториясе Казанда 13 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе мәйданында узачак. Лабораториядә теләсә кем катнаша ала, моның өчен 5 ноябрь, 12.00 гә кадәр https://goo.su/8lCM сылтамасы буенча гариза тутыру җитә.

Традицион рәвештә, лабораториядә музыкантлар, шагыйрьләр, тавыш чыгаручылар, вокалистлар, җыр авторлары катнашачак, алар белгечләр ярдәмендә татар телендә яңа җырлар язачак, яздырачак һәм башкарачак. Кайбер репетицияләр тамашачылар өчен ачык форматта оештырылачак.

Бөтен этаплар дәвамында түбәндәне кураторлар катнашучыларны сайлап, аларга бәя биреп, ярдәм күрсәтерләр:

  • Андриеш Гандрабур - музыкант, промоутер, продюсер, Дизайн мәктәбенең тавыш сәнгате һәм тавыш дизайны бүлеге мөдире, DOS музыка җитештерү мәктәбенә нигез салучы, Main In Main музыкаль элемтә агентлыгына нигез салучы. FERMA фестиваленен музыкаль кемпингын оештыручысы. Музыкант буларак, ул Myspacerocket, Dsh-Dsh !, "SHUM" проектлары белән танылган.
  • Кристина Сарханянц - музыкаль журналист, «Чушь в массы!» һәм «Слова с музыкой» Телеграм каналлары авторы. Afisha Daily, Медуза, Zvuki.Ru һәм башка ММЧ да басылган.
  • Илья Бортнюк - «Светлая Музыка» компаниясенең генераль директоры, «Стереолето», Nordbeat, Food & Fun, «Музыка Афиши» фестивальләрен оештыручысы, уңышлы промоутер.

Лабораториядә шулай ук рус һәм казан журналистларының, музыка,, тавыш белгечләренең лекцияләре узачак. Алар арасында: студия мониторлары җитештерүчесе Алексей Нефедов, композиторлар Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов, татар музыкасы һәм этномузикология бүлеге мөдире Лилия Сәрвәрова һәм башкалар.

Мәсәлән, лабораториядә журналист, «Джазист» проекты мөхәррире һәм Eastopia Телеграм каналы авторы Наталья Югринованың «Ситар һәм автотюн ярдәмендә: яңа көнчыгыш музыкасы ничек туа» лекциясе узачак.

Лаборатория отчет концерты белән тәмамланачак, яңа композицияләр җыентыгы барлык санлы корылмаларда 2021 елның декабрь урталарында пәйда булачак.

Беренче тапкыр Tat Cult Lab/Музыка 2018 нче елда үткәрелде һәм «Соль» клубындагы концерт белән тәмамланды. 2019 нчы елда музыкантлар Камал театрының зур сәхнәсендә яңа җырлар башкардылар.

Чыганак: Татар яшьләре форумы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев