Логотип Идель
Яңалыклар

Татар әдәбиятыннан БДИны 1 укучы тапшыра

Татар теленнән БДИ тапшырган Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов татар әдәбиятыннан да имтихан бирәчәк. Ул татар әдәбиятыннан имтихан сайлаучы бердәнбер укучы.

Быел Татарстанда татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын 9 укучы тапшырган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Татар теленнән БДИ тапшырган Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов татар әдәбиятыннан да имтихан бирәчәк. Ул татар әдәбиятыннан имтихан сайлаучы бердәнбер укучы.

Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру турында мәгълүматлар:
2008 елда татар теленнән БДИны 385 укучы;
2016 елда татар теленнән БДИны 67 укучы;
2017 елда татар теленнән БДИны 74 укучы;
2018 елда татар теленнән БДИны 18 укучы;
2019 елда татар теленнән БДИны 15 укучы;
2020, 2021 елларда пандемия сәбәпле имтихан булмады;
2022 елда 1 укучы.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев