Логотип Идель
Яңалыклар

“Татар азаны - 2022” бәйгесе ишек шакый

Иң элек бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәр “Азан мәктәбе” тәкъдим иткән онлайн дәресләр белән танышып чыгарга һәм махсус тест узарга тиеш булачак.

“Тәртип” радиосы һәм “Рухи моң” иҗат берләшмәсе ТР Диния нәзарәте белән берлектә Республикакүләм “Татар азаны – 2022” бәйгесенә старт бирде. Быел бәйге Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырыла һәм Рамазан аеның беренче көне – 2 апрельдә башланачак. Бәйгенең максаты, быелгы үзенчәлекләре турында матбугат конференциясендә “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, “Рухи моң” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов һәм ТР Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе урынбасары Айнур Йосыпов бәян итте.

Өченче мәртәбә оештырылучы бәйгенең максаты, узган еллардагыча, мәчетләрдән яңгырый торган азанның сыйфатын үстерү, сәләтле азан әйтүчеләрне барлау һәм мәхәллә тормышын җанландыруга һәм, Марсель Әхмәдуллин әйтүенчә, яхшы мәгънәдә азан культы булдырырга юнәлтелгән. 

Оештыру комитеты быел катнашучылар өчен өстәмә сынау уздырырга карар кылган. Иң элек бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәр “Азан мәктәбе” тәкъдим иткән онлайн дәресләр белән танышып чыгарга һәм махсус тест узарга тиеш булачак. Алар якын арада azan.tatar сайтында урын алачак, дип белдерде оештыручылар (бәйгегә бәйле бөтен мәгълүмат әлеге сайтта урнаштырыла).

Азан әйтүчеләргә бәяне компетентлы жюри әгъзалары бирәчәк, дип вәгъдә итә оештыру комитеты. Жюри рәисе итеп Миңгол Галиев билгеләнгән, жюрины тәшкил иткән башка әгъзаларны оештыручылар үзләре тәкъдим итәчәк. Мисал өчен, Ризәлә Исмәгыйлева Сөембикә манарасына менеп беренче азан әйтүче Әхтәм Сатыев, ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны атап узды – болар әле “Тәртип” радиосы тарафыннан тәкъдим ителәчәк жюри гына. ТР Диния нәзарәте һ.б. оештыручылар үз чиратында үз жюри әгъзаларын билгеләр дип көтелә.

Катнашучылар, яшьләренә карап, ике төркемгә бүленеп каралачак: бер төркемне 14 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр тәшкил итсә, икенче төркем 14 яшьтән өлкәнрәкләрне колачлый. Җиңүчеләргә Мәхәллә һәм Республиканың иң оста азан әйтүчеләр исеме биреләчәк, азанның иң матур үрнәге исә “Тәртип” радиосы киңлекләрендә яңгыраячак. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, ул “Тәртип” радиосында моңа кадәр яңгыраган азан урынына дәгъва кылмый, ә радио киңлеген яңа версия белән тулыландырып торачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев