Логотип Идель
Яңалыклар

«Татар азаны» бәйгесе башланды

Бәйге җиңүчеләре 28 нче июнь көнне - корбан гаете көнне билгеле булачак. Төп приз - Айфон.

Малайлар арасында «Татар азаны» бәйгесе башланды. Анда 5 яшьтән алып балигълык яшенә җитмәгән балалар катнаша ала. Төп приз - Айфон. 

Әмма быел бәйгедә катнашу өчен иң элек "Татар азаны мәктәбе"ндә теркәләргә һәм остазлардан он-лайн рәвештә тавыш кую, азан сүзләрен дөрес әйтү, мәкам төзү буенча берничә дәрес алырга кирәк. Остаз белән индивидуаль он-лайн шөгыльләнү дә каралган. Шуннан соң гына малайлар азаннарын бәйгегә тәкъдим итә ала.  Бәйге җиңүчеләре 28 нче июнь көнне - корбан гаете көнне билгеле булачак. Әлеге проектны "Рухи моң" иҗат берләшмәсе Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештыра.

Катнашу тәртибе турында - azan.tatar сайтында.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев