Логотип Идель
Яңалыклар

Татар дәүләт филармониясе ретро-концерт тәкъдим итә

Әлеге концерт өр-яңа музыкаль проект кысаларында куела.

16 декабрьдә  18:30 сәгатьтә  «Һаман истә» дип аталган ретро-концерт булачак.

Бу кичәдә 70-80 еллардагы танылган, халык яраткан иң популяр җырлар яңгырыячак. Татар дәләт филармониясе солистлары Сара Садыкова, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров кебек мәшһүр татар профессиональ композиторлары әсәрләрен, татар халык җырларын башкарачаклар. Катнашалар: Алмас Хөсәенов, Гөлназ Гарифуллина, Сәет Хөсәенов (концертмейстер), Алинә Хөснетдинова, Салават Шәфыйков, Илүзә Вәлиуллова, Булат Закиров, Миләүшә Миңнушина. Сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов. Махсус чакырылган артист – Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев