Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕНЕҢ КҮРЕНЕКЛЕ ХЕЗМӘТЛӘРЕН БАСТЫРАЧАКЛАР

Проект кысаларында унбиштән артык китап нәшер ителәчәк.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты татар дин әһелләренең гарәп телендә нәшер ителгән күренекле хезмәтләрен бастыруга керешкән.

"Билгеле булганча, Россия мөселман галимнәренең гарәп телендә нәшер ителгән күпләгән хезмәтләре бөтен ислам дөньясында киң танылу алган. Шиһабетдин Мәрҗани, Морад Рәмзи, Муса Бигиев һәм Габденнасыйр Курсавиның китаплары Татарстаннан һәм илебездән читтә дә билгеле, алар дөньякүләм мөселман дини мирасының зур өлешен тәшкил итә", - дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән 1917 елгы инкыйлабка кадәр танылу алган дини хезмәтләр кабаттан бастырыла башлаган. Әлеге китаплар арасында – Муса Бигиевның иң беренче нәшер ителгән, Коръән тарихы буенча үзенчәлекле энциклопедия булып киткән “Тарих әл-Коръән вә әл-Мәсахиф” фәнни хезмәте, Габденнасыйр Курсавиның суфыйчылык өйрәтмәләренә һәм Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларына багышланган “Әл-иршад ли әл-гыйбад” китабы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Шәһәр Шәрәфнең Аллаһының сыйфатларын өйрәнүне дәвам итүче “Әл-Мирсад фи тәраҗим риҗәл әл-иршад” хезмәте бар, дип хәбәр итә нәзарәт. Проект кысаларында унбиштән артык китап нәшер ителәчәк.

Проектның төп электрон чыганагы – darul-kutub.com онлайн китапханәсе. Хәзерге вакытта сайтта 1600га якын уникаль тарихи басма һәм сирәк кулъязма чыганаклар урын алган.

Чыганак: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев