Логотип Идель
Яңалыклар

Татар энциклопедиясе институты Татарстан халыклары турында энциклопедия әзерли

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан халыклары турында энциклопедия әзерләргә керешкән.

«Безнең төп эшебез - институтыбызның исеменнән күренә – татар энциклопедиясен әзерләү һәм бастырып чыгару. Без 6 томлы татар энциклопедиясен рус һәм татар телләрендә бастырып чыгардык. Димәк, безнең төп бурычыбыз башкарылып чыкты. Шуңа күрә без хәзер яңа юнәлешләр эзлибез. Үзебезнең максатыбызны без Татарстанны, Татарстан халыкларын популярлаштыруда күрәбез. Безнең өчен бу иң әһәмиятле юнәлеш», - диде Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Матбугат конференциясендә билгеле булганча, зур энциклопедия чыкканчы, башта халык иҗатына багышланган кечкенә китаплар дөнья күрәчәк һәм соңыннан бөтен мәгълүмат гомумиләштереләчәк. Мәсәлән, быел Татарстан халыкларының үзешчән сәнгать коллективлары турында белешмә, халыкларның исемлеге дөнья күргән. Быел үзешчән фестивальләр турында да китап чыгуы көтелә.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев