Логотип Идель
Яңалыклар

Татар энциклопедиясе институтында милли авыл проблемаларына багышланган конференция була

Биредә Россия халыкларының, шул исәптән татарлар күпләп яшәгән урыннарында милли-мәдәни мирасны саклау проблемалары турында фикер алышачаклар.

6 октябрьдә ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында тарихчы-аграрчылар, археологлар, этнографлар һәм Евразиянең башка белгечләренең «Россия авылының тарихи-мәдәни мирасы: саклау һәм аны үстерү» дип аталган IX Бөтенроссия конференциясе була.

Биредә Россия халыкларының, шул исәптән татарлар күпләп яшәгән урыннарында милли-мәдәни мирасны саклау проблемалары турында фикер алышачаклар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Конференциядә Россиядә яшәүче төрле халык вәкилләре катнашачак. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Петрозаводск, Самара, Ульяновск, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия һәм Саха Республикасы югары уку йортларыннан галимнәр киләчәк.

Биредә «Милли авыл: тарихы һәм мәдәнияты», «Милли авылның бүгенге хәле: социаль-икътисади һәм дини аспектлары», «Милли авыл мәдәни гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» темаларына түгәрәк өстәлләр оештырыла.

Конференция Казан шәһәре, Пушкин урамы, 56 нчы йортта узачак. Чара иртәнге сәгать унда башлана.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев