Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР ЭТНИКАСЫ: Бурятия татарларыннан яңа милли проект

Россия төбәкләренең татар телендә белем бирә торган оешмалары өчен “Татар этникасы” (“Татарская этника”) комплексын тәкъдим иттеләр.

Россия төбәкләренең татар телендә белем бирә торган оешмалары өчен “Татар этникасы” (“Татарская этника”) комплексын тәкъдим иттеләр. Грант хисабына булдырылган комплекс дүрт уку-укыту һәм методик әсбаптан гыйбарәт. Болар – татар теле кабинеты өлгеләре, укытучылар өчен ярдәмлек һәм белем бирү технологиясе, моннан тыш, “Этнические узоры татар” матур язу үрнәге, “Татар этникасы” өстәл уены һәм мобиль кушымтасы (этносүзлек). 

Мисал өчен, “Татар этникасы” (Tatar Ethnic) өстәл уены милли бәйрәмнәр, киемнәр, татар халык ашлары, татар топонимикасы кебек өлешләрдән тора. Әлеге комплекс татар теленең абруен, укытучыларның һөнәри осталыкларын күтәрергә ярдәм итәчәк, дип саный проектны тормышка ашыручылар. Алар арасында Татар федераль милли-мәдәни автономиясе дә бар.  

- Федераль автономия алдында татар балаларының тел, гореф-гадәтләрне белүе кебек мәсьәләләр тора. Без ел саен төрле әсбаплар чыгарырга тырышабыз. Бу эштә безгә Саҗидә Баталова ярдәм итә (Саҗидә Баталова – педагогия фәннәре кандидаты, Бурятиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Авт.). Бу безнең инде өченче проект, моңа кадәр без “Энциклопедия этнокультурных проектов”, “Движение во времени” проектларын дөньяга чыгарган идек, - диде проектның партнеры, автономиянең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова.

- Байкал күле буенда, Бурятия җирләрендә үскәнгә күрә, татар дөньясының Идел буе белән генә чикләнмәвен дә, татарлар ассимиляциясенә бәйле проблемаларны да без бик яхшы аңлыйбыз, - ди проектның авторы Саҗидә Баталова. – Бурятиядә илле яшьтән узган апа-абыйлар гына татар телендә яхшы сөйләшәдер (сүз сөйләм теле турында бара Авт.). Аннан ары – бушлык. Балалар татар телен өйрәнергә атлыгып тора, чөнки Бурятиядә татар булу – модада. Татар булу өчен телне дә, биюне дә, җырны да, мәдәниятне дә белү кирәк бит әле. Әлеге комплексны без шундый (Бурятия кебек) регионнар өчен булдырдык та инде", дип аңлатты галимә.

“Татар этникасы” проекты Интернет челтәренә урнаштырылган, аннан һәркем бушлай файдалана ала. Өч мең тиражда басылып чыккан әсбаплар исә Россия төбәкләренең татар телендә белем бирә торган учреждениеләренә (балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният үзкләре һ.б.) таратылачак. “Татар этникасы” мобиль кушымтасын да телефонга бушлай йөкләп алырга мөмкин.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев