«Татар фольклоры» турында яңа хезмәт
ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән «Татар фольклоры» библиографик күрсәткече 1612 – 2022 елларда дөнъя күргән фәнни тикшеренүләр, фольклор материаллары җыентыклары һәм башка шундый хезмәтләр исемлеген үз эченә ала.
ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән «Татар фольклоры» библиографик күрсәткече 1612 – 2022 елларда дөнъя күргән фәнни тикшеренүләр, фольклор материаллары җыентыклары һәм башка шундый хезмәтләр исемлеген үз эченә ала.
Татар халык авыз иҗатына багышланган беренче белешмәлек 1993 елда дөнья күргән иде. Төзүчесе – танылган татар галиме, китап белгече-библиограф Әбрар Кәримуллин. Күрсәткеч 1612 елдан 1981 елга кадәр чыккан басмаларны чагылдыра. Кызганычка каршы, галимнең бу эше системалы рәвештә дәвам ителми, аерым тикшеренүләрне санамаганда, бу өлкәдә максатчан эш алып барылмый. Шуңа бәйле рәвештә татар фольклоры буенча соңгы 40 елда (1981 елдан 2022 елга кадәр) чыккан хезмәтләр күрсәткечен яңа басма итеп әзерләү ихтыяҗы барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең рәсми сайты хәбәр итә.
Әлеге басма ике өлештән тора: беренчесенең нигезендә А.Кәримуллин төзегән күрсәткеч материаллары бирелеп, чыганаклар хронологик тәртиптә урнаштырылды. Күрсәткечнең икенче өлешенә 1981 елдан 2022 елга кадәр дөнья күргән басмалар кертелде. Бу елларда нәшер ителгән басмаларның исемлеге, массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәкаләләрдән башлап, фольклористик һәм предметара характердагы фәнни тикшеренүләргә кадәр булган киң катламны үз эченә ала. Шуңа бәйле рәвештә икенче өлешне төзегәндә төп басым китапларга, фольклор җыентыкларына, фәнни конференцияләр материалларына, шулай ук фәнни-популяр журналларда басылган мәкаләләргә ясалды.
Хезмәт татар халык иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнүнең кыскача тарихы белән таныштыручы кереш мәкалә белән ачыла. XX-XXI гасырлар чигендә татар фольклористикасының яңа баскычка күтәрелүе татар фольклористикасының теоретик нигезен, төп юнәлешләрен билгеләүче фәнни үзәк буларак формалашкан Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге эшчәнлеге белән бәйле. Бу чорда галимнәр тарафыннан Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүче татарларның рухи мирасын туплау, фәнни яктан тикшерү һәм анализлау, төрки халыклар фольклоры белән уртак якларын өйрәнү һ.б. буенча зур эш алып барыла. Моннан тыш, институт архивында тупланган мирасны барлап, өйрәнеп, күп санлы фәнни хезмәтләр әзерләнә. «Татар халык иҗаты»ның 25 томлыгы – шулардан берсе.
Библиографик күрсәткечкә барлыгы 3652 библиографик язма кертелгән. Җыентык галимнәргә, аспирантларга, студентларга һәм татар фольклористикасы мәсьәләләре белән кызыксынучыларга адреслана.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев