Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР ГАЛИМНӘРЕНЕҢ КАЗАНЫШЛАРЫ

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган тел көненә багышланган атналык чаралар оештырыла.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган тел көненә багышланган атналык чаралар оештырыла.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында "Түгәрәк өстәл" утырышы узды. Анда сынлы һәм декоратив гамәли сәнгать өлкәсендә заманча тикшеренүләр, яңа нәшер ителгән хезмәтләр турында фикер алыштылар.

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тасвирый һәм гамәли-декоратив сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова “Түгәрәк өстәл” эше барышында үзенең зур хезмәтен тәкъдим итте. Галимәнең “Сценография татарского театра:основные этапы, закономерности развития (ХХ –нач.ХХI в.) («Татар театрының сценографиясе: төп этаплары, үсеш закончалыклары (ХХ – ХХІ гасыр башы») китабы «Театраль роман-2020» премиясе лауреаты булды.

Галимәнең монографиясе – татар театрының сценографиясен комплекслы өйрәнү юлындагы беренче тирән эчтәлекле хезмәт. Үзе әйтеп үткәнчә, автор әлеге мәртәбәле бүләкне, агымдагы елда 115 еллыгын билгеләүче татар театрының казанышларын тану дип бәяли.

Исегезгә төшереп узабыз,«Театраль роман» премиясе 2014 елда А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее тарафыннан гамәлгә кертелде. Конкурсның максаты – театр турындагы әдәбиятның иҗтимагый әһәмиятен арттырып, авторларын бүләкләү, аны бастыру һәм тарату белән шөгыльләнүче нәшриятларның һәм фондларның абруен күтәрү. Төрле елларда бу премиянең лауреатлары булып күренекле мәдәният эшлеклеләре – РСФСРның халык артистлары Алла Демидова һәм Александр Ширвиндт, Россиянең халык артисты, режиссер Михаил Ливитин һәм башкалар танылдылар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев