Логотип Идель
Яңалыклар

Татар яшьләре кайда - «Идел» шунда!

2023 ел ахырына якынлаша. Еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясар чак.

Аның икенче яртысы «Идел» өчен зур үзгәрешләр, экспериментларга бай булды. Без журналны яшьләргә кызыклы итүнең яңа ысулларын эзләдек, төрле форматлар кулландык, илһамланып иҗат иттек. Үзгәрешләрне сез үзегез дә күрәсез. «Идел»нең дизайны тулысынча үзгәрде, яңа рубрикалар өстәлде.

Җәй көне яңа IT-парк түбәсендә узган презентацияне хәтерлисезме? 600 дән артык кунак яңартылган «Идел» журналы белән якыннанрак танышты, безнең сөенечне уртаклашты. Бүген журнал мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә яшәү рәвеше, татар яшьләре тормышының аерылгысыз өлеше. Алар кайда — «Идел» шунда!

Игътибар итсәгез, «Идел»нең соңгы саннары бер-берсеннән шактый аерыла, чөнки без һаман эзләнүдә. Сезнең кулдагы декабрь санын гына алыйк. Аны без «Evolution» креатив агентлыгы белән берлектә эшләдек. Төп рәссам - татар дөньясында яхшы таныш Нияз Хаҗиәхмәтов. Шуңа күрә журналның һәр бите — сәнгать әсәре, андагы һәр элементка мәгънә салынган. Актарганда игътибар итегез әле. Елның соңгы саны нәкъ менә шундый булырга тиеш тә инде! Киләсе елда без үз алдыбызга тагын да зуррак максатлар куябыз. Бертуктаусыз үсәргә, камилләшергә исәп. Өстәвенә, сәбәбе дә бар. 2024 елда «Идел» үзенең мини-юбилеен билгеләп үтә. Безгә 35 (!) яшь тулачак. Әзер булыгыз, бергәләп бәйрәм итәчәкбез.

Иң ахырдан, әлбәттә инде, рәхмәт сүзләре. Рәхмәт!!! «Идел» журналын укыган, яздырган, дустына яки танышына киңәш иткән, социаль челтәрләрдә һәрдаим безнең белән булган, фикерен белдергән тугры аудиториябезгә зур рәхмәт! Алга таба да бергә булыйк, дуслар!

Якынлашып килүче Яңа ел белән!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев