Логотип Идель
Яңалыклар

Татар яшьләре слеты ничек узды?

Искиткеч матур табигать кочагында интеллектуаль уеннар, спорт чаралары, мастер-класслар, татар мифологиясенә багышланган #ТатМиф квесты, аукцион оештырылды.

21 июльдән 23 июльгә кадәр Удмуртия Республикасының Можга районы Горняк авылы янында IX Төбәкара татар яшьләре слеты узды.

Быел ул тугызынчы тапкыр үткәрелде. Чараның максаты булып татар мәдәниятен пропагандалау, татар яшьләр оешмалары арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү тора. Слет Удмуртия Республикасының «Иман» татар яшьләре берлеге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла.

Татар яшьләренең IX төбәкара слетына 11 төбәктән:  Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия Республикалары, Мәскәү, Новосибирск, Омск, Свердловск, Төмән, Чиләбе һәм Ульян өлкәләреннән 75тән артык татар халкының яшәешенә, киләчәгенә битараф булмаган актив, иҗади яшьләр килде.

Һәр көн учак янында татар җырлары, биюләре белән төгәлләнде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев