Логотип Идель
Яңалыклар

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул ителә

Фотоконкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» дигән фотоконкурс игълан итте. Бу хакта министрлыкның сайтында хәбәр ителә.

Фотоконкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

«Татар халкының этнографик мозаикасы» конкурсына хезмәтләр 2022 елның 31 октябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

  • «Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү»;
  • «Традиция һәм йолалар»;
  • «Халык-гамәли сәнгате».
  • Һәр номинация буенча конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак:

I дәрәҗә диплом 65 мең сум күләмендә акчалата премия белән;
II дәрәҗә диплом 45 мең сум күләмендә акчалата премия белән;
III дәрәҗә диплом 25 мең сум күләмендә акчалата премия белән.

Гариза һәм конкурска хезмәтләр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: fotokonkursmkrt@mail.ru. яисә түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт (421 каб.) «Татар халкының этнографик мозаикасы» дигән тамга кую сорала.

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев